Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“Алсу” балалар бакчасы нәниләре Нурлат картлар һәм инвалидлар интернат-йортында концерт куйды

Чара инвалидлар декадасы кысаларында үткәрелде.

Декабрь башында суык көннәрне җылытып, исәнлекләре чикләнгән инвалидларга ярдәм һәм кайгыртучанлык күрсәтү максатыннан ил күләмендә төрле чаралар уздырыла. 15нче номерлы “Алсу” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә моннан читтә калмадылар. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре Н.М. Вәлимөхәммәтова hәм Г.Ш.Гаязова җитәкчелегендә шәһәребезнең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында “Йөрәк җылысы” дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

Балаларның матур җырлары өлкәннәрне сагышландырса, җитез биюләре дәртләндерде, сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләре сокландырды. Нәни артистларның татар һәм рус телләрендә чыгышлары көчле алкышларга күмелде. Сабыйлардан җан җылысын кушып, үз куллары белән ясаган бүләкләрен кабул иткәндә, күпләрнең күзләре яшьләнде. Өлкәннәребез:  “Тагын да очрашулар көтәбез,” – дип хушлаштылар. Ә без исә мондый чараларның төрле буын арасындагы бәйләнешләрне саклауда бик кирәкле һәм үтемле икәненә тагын бер кат инандык. 

Гөлүсә Нугаева, бакча мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев