Алда - язгы кыр эшләре, бакча мәшәкатьләре. Бу көннәрдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шәхси бакча тотучылар орлык әзерләү белән мәшгуль. Әмма орлыклар белән бергә районга зарарлы карантинлы объектлар үтеп керү куркынычы да бар.
- Моны булдырмас өчен кайтару белән орлыкларны Россельхознадзор идарәсенең Нурлат бүлекчәсенә алып килергә кирәк, ул Сәлимҗанов урамы, 16 адресы буенча урнашкан, - ди Россельхознадзор идарәсе дәүләт инспекторы Николай Ларионов. - Бу шулай ук орлыклар, дару үләннәре, җиләк-җимеш, яшелчә һәм ярган материаллар кайтару һәм сату белән шөгыльләнүче барлык оешмаларга, шәхси затларга, эшмәкәрләргә дә кагыла.
Николай Ларионов әйтүенчә, яз җитү белән карантинлы чүп үләне - амброзия проблемасы да баш калкыта. Нурлат районында амброзия буенча фитосанитар зона игълан ителгән. Анда 17 авыл җирлеге (нигездә Сөлчә, Чирмешән һәм Кондырча елгалары тирәсендәге торак пунктлар), 4 эре авыл хуҗалыгы предприятиесе керә. Шәһәрдә дә амброзияне кайбер мәктәп, балалар бакчалары территорияләрендә, Телестудия урамы, тимер юлчылар поселогында һәм башка урыннарда очратырга була. Ә бит амброзия нигездә балалар һәм өлкәннәргә куркыныч тудыра. Шуңа да дәүләт инспекторы инде бүгеннән әлеге карантинлы үләнне бетерү һәм таралуына юл куймас өчен чаралар планын эшләргә киңәш итә.
Нет комментариев