Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Армиягә китте егетләр

Узган атнада Нурлат тагын 9 егетен тантаналы төстә хәрби хезмәткә озатты. Армиягә китүче егетләрне озатырга туганнары, якыннары белән бергә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин, Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов та килгән иде.

Бүгенге көндә районнан  101 егет  илебезнең төрле төбәкләрендә хәрби бурычын үти.

Алмаз Әхмәтшин  булачак солдатларга чын ир-егетләр тәрбияләү мәктәбе булган армия хезмәтен лаеклы үтеп, туган нигезгә исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде. 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк язгы чакырылышта районнан 80 нурлатлы  армия сафларына озатылачак. Армиягә баручыларның 10 сы югары һәм 70е урта һөнәри  белемгә ия.

- Барысы да ил илдындагы  бурычларын намус белән үтәргә теләк белдерде, районда армиядән качып йөрүчеләр юк хәзер, - ди район хәрби комиссары Заһир Абдуллин. – Бу чакырылышта барлыгы 27 егетне озаттык инде.  Исән –сау хезмәт итсеннәр.

Әлмәт политехника теникумы чыгарылышлары Дмитрий Романов белән Илнар Наумов, радиомеханика колледжын тәмамлаган Владислав Исаев  армиягә ныклы әзерлек белән китәләр. 

- Һәр кеше туган иленә бурычын кайтарырга тиеш.Хезмәткә үз теләгем белән барам, - ди Владислав Исаев. – Армиядән соң контракт нигезендә хзезмәт итәргә планлаштырам.

Бүген армия сафларында хезмәт итү егетләр өчен зур дәрәҗә генә түгел, яхшы эшкә урнашу мөмкинлеге дә әле.
– Армиядә булмаган егетләр муниципаль, дәүләт хезмәтендә эшли алмый. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгында да алар өчен ишекләр ябык. Ир-егетне эшкә алганда җитәкче барыбер армиядә хезмәт итү-итмәве белән кызыксына. Армиядә булу үзенә күрә бер зур плюс. Монда тормыш, ирләр дуслыгы дигән төшенчәләргә дә өйрәнеп кайтасың әле, – дип киңәшләрен бирде Үзәк хәрби округ инспекторы.

...Солдатка озатуның иң моңсу мизгеле саубуллашу булгандыр мөгаен. Егетләр якыннары янында озак тоткарлана алмады. Алда хәрби хезмәт көтә. Алар, чын солдатларча, тезелеп, автобуска юнәлделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев