Аш-су бүлмәсе: ит бәлеше
Бәйрәмнәрдә генә түгел, өйләгеләремне ял көннәрендә дә ит бәлеше белән сыйларга яратам. Рецептын сезнең белән дә бүлешәсем килә. Сез дә пешереп карагыз әле, дуслар!
Камыр өчен: 30грамм чи чүпрә, 1 кечкенә чокыр су, 1 кечкенә чокыр сөт, 12 аш кашыгы үсемлек мае, бер аш кашыгы майонез, 1,5 чәй кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы. Камыр каты да булмасын, йомшак та булмасын, шуннан соң кабарырга куябыз. Шул арада эчлек ясыйбыз. Эчлекне ит, бәрәңге, суган, тоз һәм борыч салып әзерлим һәм тәмле булсын өчен тозлы каз ите дә кушам.
Тәмле булсын!
http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/ash-su-blmse-it-bleshe
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев