Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

АТПга яңа “Форд” кайтты

Шул көннәрдә Нурлат АТПсы тагын бер яңа автобус белән тулыланды.

- 17 урынлы "Форд-транзит" автобусы безнең автопаркта бишенче иномарка автобус инде. Барлык иминлек таләпләренә җавап бирә моннан тыш, экономияле дә, - ди җәмгыятьнең генераль директоры И.Кәримов.
Бүген җәмгыять автопаркында исәпләнгән 26 автобусның 6сы шәһәр эчендә хезмәт күрсәтсә, калганнары шәһәрара һәм шәһәр яны рейсларга йөри. Лизинг аша шәһәр эчендә йөрү өчен тагын өч ПАЗ автобусына заказ биргән АТП. Алга таба шәһәр эчендә һәм шәһәрара маршрутларны киңәйтергә исәпләре.
Көнчыгыш һәм Көнбатыш микрорайоннарга пассажир автобусы маршрутын ачуны планлаштырабыз. Биредә юл билгеләре һәм тукталышлар мәсьәләсен хәл итәсе бар. Моннан тыш, Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләренә яңа рейслар ачарга җыенабыз, ди генераль директор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат АТПсы Фордтранзит ПАЗ