Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Август Нурлатта рекорд куя

Бу ял көннәрен күбебез эссе кояш астында уздыргандыр. Җәйнең соңгы аенда һава торышы кешеләрне көзге чорга әзерләргә тиеш кебек, әмма алай булып чыкмады - термометрлар 37-38әр градус күрсәтә иде. Соңгы 12 елда августта температура бу кадәр югары күтәрелмәгән икән.

- Быелга кадәр августта мондый һава торышы 2002 елда, тагы да элегрәге 1940 елда булган, - ди Чулпан метеостанциясенең инженер-метеорологы Иван Тафеев. - Аномаль эссе һава атлантик циклон белән аңлатыла, ул безгә Россиянең Европа өлешеннән килде, ә хәзер Каспийдан Идел буена күтәрелде. Идел буенда бу циклон атна уртасына кадәр торачак. Аннан урыны белән кыска яңгырлар көтелә. Һава торышының чыдамлыкка сынавы өчен берничә көн дә җитте. Узган шимбә-якшәмбедә гипертониклардан гына да "ашыгыч ярдәм" службасына 30дан артык кеше мөрәҗәгать иткән. "Шимбә көнне поликлиникага эссе кагудан ике бала килде. Гипертоник кризлар ешайды. Мондый эссе көннәрдә ачык кояш астына чыгудан мөмкин булганча саклану, өйдә, бүлмәдә утыру хәерле. Күбрәк су эчәргә кирәк. Бигрәк тә эссе чорда йөрәк-кан тамырлары авырулары, гипертония белән интегүчеләргә үз сәламәтлекләренә игътибарлырак булырга: табиб язган даруларны вакытында эчәргә, артериаль кан басымын тикшереп торырга", - дип киңәш итә поликлиниканың терапия бүлеге мөдире Ләлә Фәттахова.
Эссе көннәрдә янгыннар да булган. Җомга көнне кичен Иске Чаллыда бер сарайга ут капкан. Ярый әле, янгынны вакытында туктатып өлгергәннәр, утка тирә-күрше корылмаларга үрләргә ирек бирмәгәннәр. Шул ук көнне, 21.30да 125нче янгын частеның кизү пультына Түбән Нурлаттагы юл буенда коры үлән яну турында хәбәр керә. Янгынның мәйданы 120 квадрат метр тәшкил итә. Шимбә көнне Кәкре Атауда 60лап квадрат метрда чүп-чарга ут каба. Балалар шуклыгының, ут белән саксыз эш итүнең тагы да җитдирәк нәтиҗәләргә китерүе дә мөмкин. Шул ук вакытта ватык шешә кыйпылчыкларыннан ут үрләгән очраклар да күзәтелгәли. Шуңа да эссе көннәрдә балаларга һәм тирә-як мохиткә аерата игътибарлы булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат