Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Авыл хуҗалыгы

"Южная" агрофирмасының баш зоотехнигы Азат Җәлалов "Һөнәре буенча иң яхшы" республика һөнәри осталык конкурсында җиңүче булды.

Әлеге һөнәри осталык конкурсы республика агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында оештырыла һәм быел бишенче тапкыр үткәрелде.
Сер түгел, мәктәпне тәмамлагач, яшьләр арасында авыл хуҗалыгы буенча төрле белем йортларына укырга керүчеләр шактый булса да, күбесе авыл җиренә эшкә кайтырга атлыгып тормый. Әмма, авырлыклардан курыкмыйча, авылда калып, авыл хуҗалыгы һөнәрләрен сайлаучылар да юк түгел. Конкурсның бүләкләү тантанасында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әлеге яшь егет һәм кызларны кыю кешеләр дип атады.
Районның аграр тармагында хезмәт куючылар арасында да тормышларын авыл хуҗалыгы белән бәйләгән шундый кыю яшьләр бар. Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе чыгарылышы Азат Җәлалов та шундыйлардан. Тумышы белән Аксубай районының Иске Ибрай авылыннан булган Азат хуҗалыкта 1 ел ярым гына эшли әле. Әмма шул вакыт эчендә агрофирма җитәкчелеге һәм хезмәтчәннәре арасында абруй казанырга өлгергән.
- Бик тыйнак, җаваплы, перспективалы. Шул кыска гына вакыт эчендә үзен бары яхшы яктан гына күрсәтте, - ди аның турында агрофирманың генераль директоры Марат Сабиров.
Җитәкче әйтүенчә, хуҗалыкта яшь кадрларны бик сөенеп каршы алалар һәм төрле яклап ярдәм күрсәтергә тырышалар. Гомумән, "Южная" керә торган "АгроИнвест" компаниясендә үзләре өчен максатчан яшь белгечләр әзерләүгә игътибар зур. Азат Җәлалов та ветеринария академиясендә республикада аграр вузларда белем алучы яшьләр өчен булдырылган махсус программа нигезендә "АгроИнвест"ның стипендиаты буларак белем алган. Хәер, уку йортын сайлаганда да шул зур роль уйнамадымы икән әле?
- Мәктәпне тәмамлаганнан соң идарәче компания тарафыннан шундый тәкъдим булгач, баш тартмадым. Чөнки авыл балаларына югары белем алу өчен бу менә дигән мөмкинлек, - ди Азат Җәлалов.
Уку дәверендә дә Азат зур тырышлык күрсәтә һәм академияне кызыл диплом белән тәмамлауга ирешә. Алган тирән белемнәре исә эшендә бик кирәк, чөнки агрофирманың эре терлекчелек комплексында баш зоотехник булып эшләү өчен югары профессиональ әзерлек таләп ителә. Әлбәиттә инде, оештыру сәләте, тырышлык, үз эшеңне яратып башкару да таләп ителә. Республика конкурсында исә яшь белгечкә бар яклап сәләтен күрсәтергә туры килгән.
- Конкурс теоретик һәм гамәли этаплардан торды. Теоретик этапка ныклап әзерләндем, студент вакыттагы лекцияләрне күтәрдем, кабатлап чыктым. Ә гамәли күнекмәләрне эштә көн саен башкарып торырга туры килә. Катнашыр алдыннан беренче өчлеккә эләгермен дип хыяллансам да, җиңү яулармын дип уйламаган идем, - ди Азат.
Конкурста быел республикадан 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге 130 яшь белгеч катнашкан. Быел беренче тапкыр анда аграр вузларның чыгарылыш курсларында белем алучы студентларга да катнашу мөмкинлеге бирелгән. Әмма җиңүнең зур көндәшлек шартларында яулануы Азатның үз-үзенә ышанычын арттырган гына.
- Мондый бәйгеләр бик кирәк дип саныйм. Ул үз-үзең өстендә эшләргә, алга яңа максатлар куярга, белемнәреңне камилләштереп торырга этәргеч бирә. Яңадан-яңа технологияләр кертелеп тора торган заманда шунсыз булмый да, - ди яшь белгеч.
Ә республикада арар уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләр өчен күпләгән ярдәм программалары уңышлы тормышка ашырыла. Авыл хуҗалыгында эшкә урнашучылар бер тапкыр бирелә торган акчалата ярдәм, ай саен хезмәт хакына өстәмә алалар, торак алу өчен дә төрле программалар гамәлдә. Боларның барысы да авыл хуҗалыгы һөнәрләренә яшьләрне күбрәк җәлеп итү максатыннан эшләнә. Чөнки тармакның үсеше һәм киләчәге һичшиксез белемле кадрларга бәйле бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев