Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре нурлатлыларга Шәһәр көненә бүләк ясадылар

Бүген Нурлатта бәйрәм ярминкәсе эшли.

Көндезге 12дән шәһәрнең Карл Маркс һәм Совет урамнарында авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрли. Ярминкәдә районның барлык хуҗалыклары, авыл җирлекләре, җирле фермерлар үзләренең продукцияләрен тәкъдим итә. Шәһәрлеләр ярминкәдә бәяләрнең базардагыдан арзанрак булуын канәгатьлек белән билгеләп үтәләр. Сыер итенең бер килограммы 220-230, бәрәңгенеке 12, сөтнең литры 20 сумнан ярминкәдә. Халык шулай ук үрдәк, тавык итләрен, эремчек, каймак, бөртек, шикәр комын, яшелчәләрне, тозланма, кайнатмаларны яратып һәм күпләп ала. Сәүдә рәтләрен район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова карап чыкты, сатучыларның һәм халыкның кәефен белеште.
Бәйрәм ярминкәсендә һәр авыл җирлеге шәһәрлеләрне кайнар чәй һәм коймак, татлы ризыклар белән дә сыйлый. Шунда ук шашлыктан да авыз итәргә мөмкин. Ярминкә бәйрәмчә кәеф белән дәвам итә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Юбилей

2
X