Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Авыл җирлекләре башлыклары Колбай Морасада очрашты

Бүген Колбай Мораса авыл җирлеге базасында район авыл җирлекләре башлыкларының чираттагы күчмә семинары үтте.

Анда район башлыгы Равил Кузюров катнашты. Семинарда катнашучылар Колбай Морасаның социаль-көнкүреш объектларында, каты-көнкүреш калдыклары полигонында, авыл зиратында, Габдулла Кариев музеенда булдылар, агымдагы һәм алга таба ниятләнгән эшләр белән таныштылар. Бүгенге көндә биредә Мораса елгасы аша салынган күпер ремонтлана, күптән түгел республика программасы буенча авыл урамнарына 70 яктырткыч куелган, авыл мәктәбе киләсе елга капиталь ремонт программасына кертелгән һ.б.лар. Бер үк вакытта проблемалар да күтәрелде. Аеруча авыл эчендәге юлларны, зиратка, каты-көнкүреш полигонына керү юлларын ясау көнүзәк мәсьәлә булып кала. Равил Кузюров әлеге проблемаларны хәл итү юлларын табарга дигән конкрет бурыч куйды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X