Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Авыл яшьләре, бизнес-план төзү серләренә төшенергә ашыгыз!

Сез яшь, инициатив һәм күптәннән үз эшегезне ачырга хыялланысыз, идеяларыгыз күп, әмма аларны ничек чынга ашырырга белмисезме?

Димәк, сезгә Аграр яшьләр берләшмәсе оештырган бизнес-планлаштыру нигезләре буенча укуларга ашыгырга кирәк. Сездән бары тик буш вакыт, интернет һәм теләк кенә кирәк. Вебинар формасында оештырылган әлеге бушлай укуларда эшмәкәрләккә беренче адымнарын гына ясый башлаган яшьләр бизнес-план төзү серләренә төшенәчәк. Программа кысаларында бизнес-планның методлары, аны чынга ашыру этаплары белән тәфсилләп танышырсыз. Монардан тыш, программаның экспертлары белән үзегезнең идеягызга нигезләнеп, киләчәк бизнесыгызның планын төзи алу мөмкинлегенә ирешәчәксез.
Укуда Татарстан Республикасының төрле авыл җирлекләрендә яшәүче 18-35 яшьтә булган инициативалы авыл яшьләре катнаша ала.
Катанашу өчен amo-rt.tatarstan.ru сайтындагы онлайн-форманы 15 сентябрьгә кадәр тутырырга кирәк. Ашыгыгыз! Урыннар чикле. Хыялыгызны якынайтуга беренче адымны бүген ясагыз!
Барлык кызыксындырган сораулар буенча 221-75-97 телефоны буенча шалтыратыгыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X