Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Юрганыңа карап аягыңны суз

    ТКХны реформалаштыру буенча даими комиссияләр утырышының берсендә район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова, "ЭКОДОМ" идарәче компаниясе җитәкчесе Илфат Гәрәевның башкарылган эшләр турындагы хисабын тыңлагач, кыска гына: "Афәрин!" - дип бәя биргән иде.

    ТСЖ һәм идарәче компанияләр адресына мондый бәяне еш ишетергә туры килми. Ә бит бу идарәче компания башка ТСЖларга караганда чагыштырмача яшь, халыкка нибары бер ел хезмәт күрсәтә. Аның карамагында күпфатирлы 44 йорт бар. Билгеле булганча, шикәрчеләр бистәсендә биналар әлләни яңа түгел. Күп кенә инженерлык коммуникацияләре үзләренә тиешлесен хезмәт иткән, аларны заманчаларга алыштыру кирәк, бу, әлбәттә инде, акчага бәйле.
    Уңышлы эшнең нигезе дөрес фикерләү, хуҗаларча мөнәсәбәттер, мөгаен. Мисал өчен, күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау Федераль программасы буенча шикәрчеләр бистәсендә 21 йортны ремонтлаганнар. Бары тик беренче яртыеллыкта гына да Завод урамындагы 23нче йортның өлешчә түбәсен, подъездларын ремонтлаганнар, Циолковский урамының 7нче йортында кайбер эшләр дәвам итә. Ишегаллары төзекләндерелә. Бу микрорайонның үзенчәлеге дә бар - биредә күпфатирлы йортларда индивидуаль җылыту системасы куелган.
    - Үз чиратында бу чыгымнарны сизелерлек киметә һәм акчаларны күбрәк агымдагы ремонтка юнәлтергә мөмкинлек бирә, - ди Илфат Гәрәев. - Ә халык өчен коммуналь хезмәтләр түләүдә ярыйсы ук экономия.
    Халык өчен, бәлкем, шулайдыр да, әмма идарәче компаниянең моның белән генә эше кимеми. Биредә җылыту сезонына да җаваплы әзерләнәләр: ишекләрне, люкларны, подвалларны җылыталар, подъездлардагы тәрәзәләрне ремонтлыйлар. Шуңа да узган ягу сезонында аларда бер генә авария дә булмаган. Хәзер дә монда эшләрне әзерлек планын узыбрак башкарып киләләр.
    - Барлык эшләрне дә еллык план-график нигезендә алып барабыз, бу компаниянең көчен һәм бюджетын чамаларга мөмкинлек бирә, - диде идарәче компания җитәкчесе.
    Беренче яртыеллыкта идарәче компаниягә халыктан 423 заявка кергән, 15се карау стадиясендә, калганнары үтәлгән.
    - Мисал өчен, халык безгә коймаларны сүтә башлагач мөрәҗәгать итте. Без аларга бу эшнең шәһәрне төзекләндерү кысаларында алып барылуын һәм биредә тере койма ясаучы куаклар утыртылачагын аңлаттык, - диде Илфат Гәрәев. Гомумән, биредә 4 йортның иске коймаларын сүткәннәр һәм алар урынына 400 төп спирея утыртканнар.
    Идарәче компаниянең коллективы никадәр генә яхшы булмасын, халык тарафыннан аңлашу тапмаса, эшләве барыбер кыен булыр иде. Биредә эшләрне йорт советлары белән бергәләп оештырганнар, алар янгын куркынычсызлыгы чараларын пропагандалауда ярдәм итәләр. Ә микрорайонның һәр кешесенә диярлек җиткерелүче мәгълүмати газета үзенчәлекле ярдәмче дә булган.
    - Без бит газетада компаниянең һәм бистәнең тормышы, эшчәнлеге турында гына сөйләп калмыйбыз, ә бурычлылар турында да сүз кузгатабыз. Шул рәвешле, без халыктан тиешле бурычны 1 миллион сумнан 314 меңгә кадәр киметә алдык, - диде инициативалы җитәкче.
    Бәлкем, бөтенләй дә бурычсыз торак милекчеләре ширкәтләре дә бардыр, әмма реаль нәтиҗәләргә ирешүчеләре барыбер әлләни күп түгелдер.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: