Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Аз керемле нурлат гаиләләренә генә кагыла

​​​​​​​Июль башланды гына, ә күпләр инде балалы гаиләләргә яңа түләүләр билгеләнәчәк август аен көтә.

 Ш у л  у к  в а к ы т т а н у р л а т л ы л а р н ы ң ә л е г е түләүләрнең билгеләнеше буенча сораулары да бар. Без аларны Пенсия фонды ТР буенча идарәсенең Нурлат районындагы клиентлар хезмәте начальнигы Рушания Шакировага юлладык.

“Йөклелекнең иртә срокларында исәпкә баскан булачак аналарга түләүләр нинди вакытка билгеләнә?”

 Алия М., Нурлат шәһәре

 – Пособиене йөклелегенең беренче 12 атнасында исәпкә баскан хатын-кызлар ала ала, ул гаиләнең һәр әгъзасы кереме төбәктә бер кешегә урнашкан яшәү минимумыннан артмаганда биреләчәк. Түләү мохтаҗлык дәрәҗәсенә комплекслы бәя бирелгәннән соң билгеләнә. Биредә шунысы да мөһим, хатын-кыз йөклелегенең 10-14, 18-22 һәм 30-32 атналарында үз статусын раслап торырга тиеш. Статусның үзгәреше дә түләүләргә йогынты ясый. Ул туктатыла, яисә Социаль иминият фондыннан Пенсия фондына раслаучы мәгълүмат керсә, яңартыла ала. Хатын-кыз исәпкә басканнан соң 30 көн эчендә мөрәҗәгать итсә, айлык пособие исәпкә баскан айдан түләнә башлый. Әгәр булачак ана исәпкә басканнан соң 30 көннән артыграк вакыт узып, бала тапканчыга кадәр мөрәҗәгать итсә, пособие шул айдан билгеләнә.

 “8дән 16 яшькә кадәрге балалар өчен яңа түләүләр билгеләнгәндә “бердәнбер ата-аналы гаиләләр” төшенчәсенә нәрсә карый?”

Марина Ильина, Нурлат шәһәре

– Әлеге түләүләр балаларны ата-аналарның берсе генә тәрбияләсә, суд карары белән алиментлар билгеләнеп тә, гаилә аларны нинди дә булса сәбәпләр аркасында алмаса, яки алиментлар алганнан соң да мохтаҗ гаиләләр категориясенә керсә, билгеләнә. “Бердәнбер атааналы гаиләләр” төшенчәсенә баланың туу турындагы таныклыгында әтисе турындагы мәгълүматларның булмавы яисә әнисе сүзеннән язып алынуы керә. Әти-әниләрнең берсе үлгән, хәбәрсез югалган булса, яисә вафат булган дип игълан ителсә дә, балаларга әлеге түләүләр бирелә. Әгәр дә мондый гаиләләрдә 8дән 16 яшькә кадәрге берничә бала тәрбияләнсә, түләүләр 12 ай дәвамында һәр балага түләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев