Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Бакча нигъмәтләре: Сырлы помидор, “куян”-бәрәңге

Нурлатлы Александр һәм Вера Красновлар әлеге гаҗәеп яшелчәләрне Каравыл Тавы авылындагы 10 сутый участокларында үстергәннәр. Дәлия чәчәгенә охшаган помидорның орлыгын алар Украинадан кайтарткан булганнар икән.

- Помидорның әлеге сортын Урта Камышлы авылында яшәүче танышларыбызда татып караган идек, - ди Вера Романовна. - Үзе тәмле, үзе эре һәм сырлы бизәкле помидор. Ә менә бәрәңгенең төрле сортларын чәчәбез. 40, 60 көнлек, сары, зәңгәр төсле "Цыганка" һәм башка сортларын утыртабыз. Әмма мондый җәнлеккә - "куянга" охшаганын беренче генә күрүебез әле. Шуңа да бу могҗиза-яшелчәләрне өстәл бизәге итеп сакларга һәм газета укучылар белән уртаклашырга булдым.
Вера Романовнаның хоббилары шактый: бакчачылык белән шөгыльләнүдән тыш, "Родник" чуваш ансамблендә дә чыгыш ясый, кул эшләре белән дә мавыга ул.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X