Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Балалар бакчасы өчен түләү артмаячак

Белем көнен укучылар гына түгел, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләре дә көтә булып чыкты. Социаль челтәрләрдә баланы мәктәпкәчә учреждениегә йөрткән өчен түләү өлешенең артуы хакындагы хәбәрләре белән шау-шу кузгаткан "Мәгариф турында"гы закон 2013 елның 1 сентябрендә үз көченә керә.

"Хәзер балалар бакчасы өчен аена бер мең ярымнар тирәсе түлим. Дөресен әйтим, бу сумма минем өчен кечкенә түгел, чөнки мин берүзем ике бала үстерәм бит, өстәвенә, фатирда да торам. Сентябрьдән бакча өчен бермәбер артыграк түләргә кирәк булачак, шул ук вакытта компенсация дә түләнмәячәк, дип сөйлиләр", - дип шалтыратты кизү телефонына Нурлатта яшәүче берәү.
Хәлгә ММҮ методисты Гөлсинә Измайлова ачыклык кертте: - Әлегә баланы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә йөрткән өчен ата-аналар түләүләрендә бернинди дә үзгәрешләр булмаячак. Район башкарма комитетының бу хактагы Карары да бар. Яңа закондагы үзгәрешләр нигездә белем бирү процессына кагылышлы булачак.
Ул шулай ук балалар бакчасы өчен түләүгә компенсациянең бетерелүе турындагы имеш-мимешләрне дә кире какты. "Һәрхәлдә, безгә андый күрсәтмәләр кергәне юк", - дип җавап бирде Гөлсинә Вакыйфовна.
Хәзерге вакытта районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә 2758 бала йөри. Уку елы башлангач бу сан үзгәрәчәк, чөнки бакча чыгарылышлары урынына башка сабыйлар киләчәк бит. Матди ярдәм күрсәтү республика үзәгенең Нурлат филиалы мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә баланы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә йөрткән өчен түләүгә компенсацияне 1793 ата-ана ала. Бакчага йөрүчеләр белән компенсация алучылар арасындагы аерманы мәгариф бүлегендә: "Кемнәрнеңдер документлар белән мәшәкатьләнеп йөрисе килми. Түләү белән проблема юк", - дип аңлаттылар. Ә шул вакытта кайбер балалар бакчаларында балаларның бакчага йөрүен билгеләп бара торган журнал янәшәсендә тагы бер кенәгә барлыкка килде. Анда ата-аналар баланы бакчага йөрткән өчен түләгән датаны билгеләп куялар һәм квитанциянең күчермәсен теркиләр. Мөгаен, кирәге чыга калса диептер инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат