Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Балалар да белеп торсын

Узган атнада Нурлатта карантин чүп үләннәре, аларның Татарстанда таралуы һәм аларга каршы көрәшү чараларына багышланган укыту-профилактик семинар-киңәшмәсе үтте. Анда Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Нәгыйм Җамалиев катнашты.

Семинарны кайсы да булса хуҗалык яисә авыл җирлеге базасында түгел, ә шәһәр гимназиясендә үткәрүләре юкка түгел. Чөнки бүгенге көндә амброзия район һәм шәһәрнең 3 балалар бакчасы һәм 3 мәктәбе территориясенә дә үтеп кергән. Шәһәр гимназиясе территориясендә дә бар ул. Һәм семинарның гамәли өлешендә балалар аны үз күзләре белән күреп, аларга каршы көрәшү чаралары белән таныша алдылар. Гомумән, семинар барышында карантин үсемлекләргә каршы көрәшү чараларын чагылдырган видеоматериал да, төрле чыгышлар да балаларда һәм семинарда катнашучыларда бу хакта тулы күзаллау тудырырга ярдәм итте.
Кызганычка каршы, Нурлат районы республикада амброзия иң киң таралган районнардан исәпләнә. "Бүгенге көндә аның таралу мәйданы 581, 25 гектар тәшкил итә. Амброзия үтеп кергән авыл җирлекләре саны да арта тора, Яңа Иглай, Киекле, Төрнәс, Биккол авыл җирлекләре территорияләрендә аеруча күп ул. "Нурлат сөте" ОООсының Мамык, Түбән Нурлат бүлекчәләре, "Южная", "АгроРазвитие" һ.б. хуҗалыклары кырларында да әлеге зарарлы үсемлекләр очраштыргалый. Бусы исә аеруча куркыныч санала, чөнки бу бөтен иген уңышына зыян китерергә мөмкин бит. Шуңа да семинарда амброзиягә каршы көрәшкә бергәләп алынырга, бар көчне аларны юк итүгә куярга кирәклеге җентекләп әйтелде ", - ди Нурлат бүлеге дәүләт инспекторы Николай Ларионов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: амброзия "Нурлат сљте" ОООсы Россельхознадзор