Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Балалар йөртүнең үз кагыйдәләре бар

Балаларны шәһәрара сәяхәтләргә районда Нурлат АТПсы, район башкарма комитетының мәгариф бүлеге, "Ледок", Галимҗан Хөсәенов исемендәге балалар-үсмерләр спорт мәктәпләре транспорт чаралары гына йөртә алачак.

1 июльдән балалар йөртүче автобусларга яңа таләпләр кертелде. Транспорт чарасының яше 10 елдан артмаска тиеш һәм аның тахограф, шулай ук "ГЛОНАСС +112" спутник навигациясе аппаратурасы, иминлек каешлары, видеорегистратор, "Перевозка детей" дигән билгеләр белән җиһазландырылуы мәҗбүри. Моннан тыш, балалар автобусларда бары өлкәннәр озатуында һәм югары квалификацияле шоферлар белән генә йөртелергә тиеш. Бу хакта районның юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең узган атнада үткән утырышында әйтелде. Балаларның юллардагы иминлеге - һәрвакыт актуаль мәсьәлә. Уку елы дәвамында гына да районда 3 меңнән артык бала өчен төрле заказлы ташу оештырыла.
- Сер түгел, моңа кадәр балалар автобусларда кагыйдә бозулар белән йөртелә иде, - диде ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рөстәм Гарипов. - Аның бөтен илне тетрәндерерлек аянычлы нәтиҗәләре дә булды. Бездә дә каникуллар башыннан гына да район юлларында балалар катнашында 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Шөкер, балалар исән, һәм аварияләр дә автобуслар катнашында түгел. Автобусларның "ГЛОНАСС +112" системасы белән җиһазлануы транспорт чарасының хәрәкәт маршрутын һәм тизлеген контрольдә тотарга ярдәм итә. Монда республика Хөкүмәт программасының роле зур булуын билгеләп үтәргә кирәк.
ЮХИДИ бүлегендә әйтүләренчә, яңа кагыйдәләрне үтәү өчен документлар исемлеге бар. Алар машина йөртүчеләргә һәм сәяхәтне оештыручыларга да кагыла. Оештыручылар яшь пассажирларның шәһәрара сәяхәте турында өч көн алдан ЮХИДИ бүлегенә хәбәр итәргә тиеш. Шул вакыт эчендә транспорт чарасының техник торышы тикшерелә, машина йөртүче рейс алды инструктажы, медицина тикшерүе уза. Моннан тыш, "Д" категориясенә ия булган шоферның стажы 3 елдан да ким булмау шарт. Яңа таләпләр нигезендә, яшь пассажирларны автобуста медицина хезмәткәре белән педагог озата барырга тиеш, азык-төлек, маршрутның программасы, графигы булу зарур.
Юл хәрәкәте иминлеге район комиссиясе рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Габдуллин сүзләреннән аңлашылганча, районда балаларны ташу буенча бары махсус матди-техник базасы булган оешма гына шөгыльләнергә һәм ул алда телгә алынган барлык кирәкле компетенцияләрне үз эченә алырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев