Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Балаларда патриотик хисләр тәрбияләү максатында күп чаралар оештырылды

9  май – Бөек Җиңү көне уңаеннан, 15 номерлы “Алсу” балалар бакчасында кече яшьтән үк балаларда патриотик хисләр тәрбияләү максатында күп чаралар оештырылды.

Кул эшләмәләре конкурсына балалар әти–әниләре белән берлектә искиткеч матур экспонатлар ясап килделәр. “Батырлар даны мәңгелек “дип исемләнгән шигырьләр конкурсы да,зурлар төркеме көче белән әзерләнгән патриотик тамаша да бик үтемле булды. Балалар җырларны да , биюләрне дә җиренә җиткереп башкардылар. Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүчеләр  мәңгелек ут янына чәчәкләр салырга,геройлар алдында баш ияргә  бардылар. Ә бакча тирәсендә “Үлемсез полк” белән сафларга төзелеп үтү балаларга аеруча нык истә калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев