Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Бар да реаль

Кичә Нурлатта популяр булган Шиналар үзәге “Авторадио” тыңлаучылары арасында үткәрелгән конкурста җиңүчегә вәгъдә ителгән бүләкне тапшырды.

Үзәк Гыйматдинов ур., 117 адресы буенча урнашкан.

Җәйге шиналар комплекты нурлатлы Линар Гафуровка насыйп булды. Башка 570 конкурсантны көнләштереп, ул үзәктә тәкъдим ителгән күпләгән маркалар арасыннан үзе сайлап алган фирма резинасы белән “киендерде”. Бүләкне Линарга җылы теләкләр белән Шиналар үзәге директоры Тимур Байбулатов тапшырды.

  • Бар да реаль! дип шатлыгын уртаклашты җиңүче. – Конкурс турында “Авторадио”ның в Контактедагы төркеменнән белдем. Шартлары катлаулы түгел иде, “Шиналар үзәге” төркеменә кушылдым һәм язманы үз сәхифәмә урнаштырдым. Һәм бетте!

Очраклы саннар генераторы исә аны шунда ук сайлап алмаган. Ачыкланганча, аннан алдагы ике кандидат конкурсның барлык шартларын да үтәмәгән булып чыккан. Һәм виртуаль рулетка өченче тапкыр Линар кандидатурасына тукталган. Бәхетле йолдыз астында туу шул була торгандыр инде! Һәм тагын, Шиналар үзәге кебек юмарт партнерлар күбрәк булсын иде. Аны шәһәрдә һәркем белә. Белмәүчеләр исә кемгә мөрәҗәгать итсәләр дә, җавапсыз калмаячаклар. “Гыйматдинов урамы, 117 адресы буенча эзләгез”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев