Башкалага - Әниләр бәйрәменә
Бүген Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында Әниләр көненә багышланган "Әниемә чәчәк бәйләме" дип аталган республика акциясе уза.
Бу көнне әлеге чарада республиканың 600дән артык танылган хатын-кызлары җыелачак. Чарада безнең районнан да төрле тармакларда фидакарь хезмәт куючы күпбалалы ун ана катнаша. Районда исә Аналар көненә багышланган чара 30 ноябрьдә Мәдәният сараенда узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев