Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Башлыклар да укый

    Узган сишәмбе көнне район башлыгы урынбасары Ф.Ногманова җитәкчелегендә муниципаль берәмлекләр башлыклары Чистайда зона уку-семинарында булып кайттылар.

    Кама аръягындагы җиде район муниципаль хезмәткәрләре өчен әлеге укуны ТРның муниципаль берәмлекләр советы оештырган. Совет рәисе М.Шакиров алып барган өйрәнү семинарында республиканың министрлыклары вәкилләре катнашып, муниципаль берәмлекләр эшчәнлегендә килеп туа торган күп мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирделәр, сорауларга ачыклыклар керттеләр. Семинарда Заречный авыл җирлеге башлыгы З. Низамиев ТР Юстиция министрлыгының Мактау грамотасы, ә Мамык авыл жирлеге башлыгы А.Ахуньянова Федераль салым службасының Татарстан идарәсе Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: