Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Баткан кызның гәүдәсен Чирмешәннән 40 минуттан соң тапканнар

Бу хакта безгә Нурлаттагы 125 нче янгын часте каравылының 2нче бүлекчәсе командиры Григорий Макаров хәбәр итте.

-Алдан ук фаразлавыбызча, кызчык суга кергән урыныннан ерак та китмичә баткан. Водолаз Даша Глухованың гәүдәсен күпер астыннан, суның чоңгыллы өлешеннән 10 сәгать 10 минутта, эзләнү эшләре башланып, 40 минут узуга тапты,-диде ул.
Дашаны тәрбияләүче әбисе Елена Глухова әйтүенчә, кызчыкның елга буена беркайчан да йөргәне булмаган. Бу көнне дә оныгының үтенече буенча ул аны дус кызы янына уйнарга гына илткән . 45 минуттан соң әби кеше кызны алып кайтырга дип өеннән чыгып килгәндә, аңа фаҗигале хәбәрне җиткергәннәр.
Вакыйга урыныннан репортаҗны "Дуслык" газетасыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат