Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Батыр Нурлат егетен Президент котлады

Кичә районның 41 укучысы Казанда Республика чыршы бәйрәмендә булып кайтты.

- "Татнефть-Арена" боз сараенда республика Президенты Рөстәм Миннеханов катнашында узган бәйрәмгә уку һәм спорт алдынгылары, коррекцияләүче интернат-мәктәп укучылары, тәрбиягә бала алып үстерүче гаилә балалары барды, - ди район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Әнәс Нәбиуллин. - Балаларга "Нәрсә соң ул Яңа ел? Яки бер кар бөртеге" дип аталган бик матур әкият тамашасы тәкъдим ителде. Аннан балаларны Президентыбыз үзе котлады. Чарада безнең өчен тагын бер сөенечле вакыйга Рөстәм Миңнехановның "Кайнар йөрәк" проекты җиңүчеләрен бүләкләве булды. Нурлаттан 16 яшьлек Рамил Гатин 2012нче елда, җәйге каникуллар вакытында, елгада батып баручы кечкенә баланы коткарган иде. Ул чагында Рамил, ике дә уйлап тормыйча, киемен дә салмый суга сикерә, баланы ярга алып чыгып, аңа беренче ярдәм күрсәтә. Чарада Рөстәм Миннеханов батыр һәм мәрхәмәтле егетебез Рамилгә Кырымда ял итү өчен сертификат тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев