Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Батырлар көч сынашты

Милли көрәш буенча "Татнефть" ААҖ кубогына уздырылган Бөтенроссия турнирыннан "Татспецтранспорт" ИК җәмгыяте спортчылары III урын яулап кайттылар.

- Ял көннәрендә Татарстанның нефть башкаласы Әлмәттә узган көрәшчеләр форумы быел 33нче тапкыр үткәрелде, - ди җәмгыятьнең профком рәисе Фәрит Камалов.- Турнирда иң яхшы батыр исеменә 90 катнашучы дәгъва кылды. Алар арасында Дөнья һәм Россия чемпионатлары призерлары һәм җиңүчеләре дә бар иде. Биш үлчәү категориясендә узган ярышларда "Татспецтранспорт" җәмгыяте хезмәткәрләре Марсель Гозәеров һәм Айдар Ишниязов үз үлчәү категорияләрендә I урыннар яуладылар, 100 килограммлы үлчәү категориясендә Илшат Сәмәрханов III урынга ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Татнефть