Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

БДИга үзгәрешләр кертелгән

2015 нче елда чыгарылышлар БДИны өч этапта тапшырачаклар. Беренче имтихан февраль аенда узачак: бу рус теле һәм география фәннәре. Бу чорда узган елгы чыгарылышлар үз белемнәрен тикшерәчәк. Чөнки быел узган еллардагы чыгарылышлар өчен БДИның июль этабы булмаячак икән.

23 марттан исә вакытыннан алдан тапшыру этабы башлана һәм ул 25 апрельгә кадәр барачак. Ә төп этап 25 майда билгеләнгән, һәм беренче имтиханнар география һәм рус әдәбиятыннан булачак. Математика фәне база һәм профиль дәрәҗәсенә бүленгәнлектән, чыгарылышлар аны 1 һәм 4 июньдә тапшыра алачак. Имтиханнар 26 июньдә тәмамланачак, ул көн резерв буларак бирелә. Моннан тыш, тагын бер яңалык: чыгарылышлар БДИга керер өчен үзенчәлекле допуск алырга тиешәр - бу сынау декабрь аенда уза. Чыгарылышларның имтиханнарга кертелү-кертелмәве йомгаклау иншасы нәтиҗәләре буенча билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат