Реклама
ХӘБӘРЛӘР
Бер көндә 4 авария
Чәршәмбе көнне район юларында дүрт юл - транспорт һәлакәте килеп чыкты.
- Шөкер, үлүчеләр юк, һәлакәтләрдә бер кеше зыян күрде, - ди ЮХИДИнең пропаганда инспекторы Ринат Мөгайнетдинов.
Андревкка һәм Богдашкино авыллары арасында булган юл-транспорт һәлакәтендә "КИА - Спектра" машинасы тизлекне арттырып каршы як полосага чыга һәм каршы килгән транспортны күреп, үз рәтенә басам дигәндә, экскаваторга килеп бәрелә. Андреевка авылы янында әйләнеп капланган автофураның да тизлек режимын үтәмәве ачыкланган. Ә Мамык күпере янында килеп чыккан һәлакәттә "Ауди А3" машинасы хуҗасы гаепле, диләр ЮХИДИдә. Шикәрчеләр бистәсендәге һәлакәттә шофер машина белән исерек килеш идарә иткән һәм кирпеч өеменә барып кергән.
Нет комментариев