Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Бер нурлатлының “югалуы” зур югалтуга китергән

    Россия МВДсының Нурлат районы бүлеге агымдагы елның 15 гыйнваренда хәбәрсез югалган 37 яшьлек ир-атның югалуы турында район газетасында хәбәр бастыра.

    Баксаң, 7 көн буена хәбәрсез югалып торган ир-ат үзенең дус хатынында кәеф-сафа корган икән. Әмма атна дәвамында күңел ачу күңелсез тәмамланган: ул нефть компаниясендәге эшен югалткан.
    Полиция бүлегеннән әйтүләренчә, ел башыннан гына да 10 кешенең хәбәрсез югалуы турында хәбәр кергән. Шуларның 7се табылган да инде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: