Реклама
ХӘБӘРЛӘР
“БЕРДӘМ РОССИЯ” ЯҢА ПРОЕКТ ИГЪЛАН ИТТЕ
"Бердәм Россия"нең Татарстан төбәк бүлеге "Җиңүнең 70 йөзе" дип аталган фотопроект башлап җибәрә.
Проект кысаларында танылган фоторәссам Фәрит Гобәев республика районнары, шул исәптән Нурлатта да булып илгә җиңү бүләк итүчеләрне фотога
төшерәчәк. Фоторәсемнәрдән каталог булдырылачак, 70 портреттан күргәзмә оештырылачак, диләр партиянең җирле бүлекчәсе башкарма комитетында. Ә күргәзмә Казаннан соң республиканың барлык районнарында булып чыгар, дип планлаштырыла.
Нет комментариев