Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“Бердәм Россия”нең Нурлат җирле бүлекчәсендә кабул итү бара

Бүген, 1 декабрьдә, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең барлык җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә дә гражданнарны бердәм кабул итү бара. Бердәм кабул итү көне "Бердәм Россия"нең оешуына 13 ел тулу уңаеннан бөтен Россия буйлап оештырыла. "Бердәм Россия" туган көнен әнә шулай актив эштә каршы алып, тагы бер кат...

Мәдәният сараенда иртәдән үк зур җанлылык хөкем сөрә. Биредә район башлыгы Равил Кузюров, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов, шәһәр һәм районның барлык структуралары җитәкчеләре халыкны төрле сораулар, проблемалар һәм үтенечләр буенча кабул итәләр. Халыкны нигездә шәһәрне төзекләндерү, социаль һәм пенсия тәэминаты, дарулар белән тәэмин итү, ОДН һәм башка сораулар борчый. Биредә үк телефон аша консультацияләр бирү дә оештырылган, авылларда урнашкан җәмәгать кабул итү бүлмәләреннән депутатларга Интернет-элемтә аша видеошалтыратулар да кабул ителә, аларга турыдан-туры җаваплар бирелә. Кабул итү көн азагына кадәр дәвам итәчәк. ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов халыкны 16 сәгатьтән кабул итә башлый.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X