Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Беренче миллион бар

Сишәмбе көнне ТР Министрлар Кабинетында республикада урып-җыю эшләренең барышына багышланган видеобрифинг узды.

ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов агымдагы атнаны урып-җыюда максималь җитештерүчәнлек атнасы дип атады һәм 7 көн эчендә 1 миллион тонна иген җыеп алу бурычы куела, дип билгеләп үтте. Республика атна башында беренче миллион тонна чиген узды, урып-җыю эшләре буенча экватор сызыгына якынлашкан районнар да бар инде. Нурлат районы исә 40 мең тоннадан артыграк иген җыеп-алган районнар, ә "Сөләйманов Ә.И" КФХсыннан Юрий Никитин мең тонна чиген беренчеләрдән булып узган алдынгы комбайнчылар арасында аталды. Яңа уңыш икмәгенең бәясенә килгәндә, ул август аенда әле үзгәрми, ә менә алга таба аның бәясе элеккегечә кала алмас, диде министр. Икмәк бәясе тирә-күрше төбәкләрдә икмәкнңе бәясеннән чыгып көйләнәчәк. Видебрифингта шулай ук "Казан" аргосәнәгать паркын төзү турында да сүз булды, Авыл җитештерүчеләренә үз товарлары белән сәүдә итү өчен барлык уңайлыклар тудырылган заманча паркны бу ел азагына ачарга планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Сљлђйманов Ђ.И." хуќалыгы ТР Министрлар Кабинеты