Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

"Нурлат ОnLine" үз йөзен ача

Бүген бездә кунакта - "Вконтакте" социаль челтәрендә "Нурлат ОnLine" төркемен оештыручыларның берсе Ринат Әһлиуллин.

Социаль челтәрдә бер шәһәр һәм район кешеләрен мәгълүмат белән тәэмин итүче ике - "Нурлат ОnLine" һәм nurlat-tat.ru чыганакларын тәкъдир итүчеләр буларак, аларны кулланучы ихтыяҗын канәгатьләндерерлек итеп алып бару юллары турында сөйләшәбез.


Кыскача мәгълүмат
Ринат Әһлиуллин Нурлат шәһәренең икенче мәктәбен тәмамлаган, аннан Яр Чаллыда ИНЭКА каршындагы колледжга укырга кергән. Ике курсны тәмамлагач, армиядә хезмәт итеп кайткан һәм аннан укып бетергән. Хәзер читтән торып шул ук институтта укый. "Шешма-Ойл"ның "БиСОФТ" ЦИТсы бүлентекле компаниясендә эшли.


-Ринат, бу төркемне оештыру идеясы кайчан һәм ничек башыңа килде?
-Иң элек, әйдәгез, килешеп куйыйк: мин бүген сайтны оештыручыларның берсе буларак кына сөйләшә алам. Без аны дүртәү башлаган идек, хәзер Руслан Цыганов белән икәү алып барабыз. Ә оештыру уе 2011 елда иң гади максаттан туды: күңелсез, Нурлат яшьләрен җанландырасы, берләштерәсе, кызыклы аралашуга тартасы килде. Башта сайтыбыз шуңа "Вставай, Нурлат" дип аталды да. Ул күбрәк күңел ачу характерында иде. 7-8 ай үтүгә, без кулланучыларны җәлеп итү өчен болар гына җитмәвен аңладык. Шуннан ул "Нурлат ОnLine" дип үзгәртелде, без аны җирле хәбәрләр белән тулыландыра башладык. Аннан темалар барлыкка килде, алар арткан саен, безнең дә күңел үсте. Хәзер бездә танышулар клубы, белдерүләр, юлга чыгучылар өчен аерым бүлек бар, сораштырулар күп үткәрәбез.

Интервьюны тулысынча "Дуслык" газетасының 18 сентябрьдә чыккан 70нче саныннан укый аласыз


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат