Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

"Без яши торган ШӘҺӘР"

Халыклар дуслыгы йортында иҗтимагый оешмаларның “Без яши торган шәһәр” дип аталган фестивале матур бәйрәм булып үтте.

Район оешмалары вәкилләре үз эшчәнлекләре һәм ирешелгән уңышлары турында иҗади хисап формасында сөйләделәр. Аларның эшенә район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов уңай бәя бирде.
– Сез үз эшчәнлегегезне шәхси инициативагыз белән һәм күңел биреп башкарасыз. Шуңа аның нәтиҗәләре дә яхшы, – диде Ильяс Рифкатович, фестивальдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. Аларга ул уңышлар һәм нәтиҗәле эшчәнлек теләде.
Оешмалар вәкилләренә үзенең җылы теләкләрен районның Җәмәгать советы рәисе Флюра Морзаханова да юллады.
– Бу – безнең беренче фестивалебез, һәм ул традицион булыр, дип уйлыйм. Бүгенге көндә районда 9 иҗтимагый оешма эшли. Уртак тырышлык белән без җәмгыять мәнфәгатьләрен чагылдырабыз, иҗтимагый климат формалашуга йогынты ясыйбыз. Район җитәкчелегенең ярдәм күрсәтүе, конструктив диалогка баруы сөендерә, – диде ул.
“Күпмилләтле Нурлат” иҗтимагый оешмасы үз эшчәнлеген бер елдан бераз гына артыграк алып бара. Шуңа да карамастан, аның бүләкләр янчыгы инде тулыланырга өлгергән. Оешма әгъзалары иҗади һәм спорт чараларында актив катнашалар.
– Без районыбызда яшәүче халыкларның традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу өчен барысын да эшлибез. Ә шундый матур фестивальнең үтүе башка оешмалар белән дә танышырга, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә, – диде аның җитәкчесе Галина Терентьева.
Чара җылы, дустанә мөнәсәбәттә үтте һәм активистларны бүләкләү белән тәмамланды. Ә җирле үзешчән артистларның чыгышы чарада катнашучыларга матур музыкаль бүләк булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев