Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Безгә килгәннәр безнең тәртипне үти

    Миграция темасына алынуга, рус халкының "В чужой монастырь своим уставом не ходят" мәкале искә төште.

    Кешенең нинди генә илгә барып чыкса да, шул ил законнарын үтәргә тиешлеген халкыбыз шулай бик гади һәм төгәл аңлата. Россия Федерациясе миграция службасының Татарстан буенча идарәсенең Нурлат районы территориаль бүлеге начальнигы Нәфис Һадиев белән сөйләшүне дә шул мәкаль яссылыгында алып бардык.

    - Нәфис Миннәгыймович, бүгенге көндә бездә законлы рәвештә теркәлеп күпме чит ил гражданы яши?
    -Әйдәгез, саныйбыз. 3 елга кадәр вакытлыча яшәүгә рөхсәт буенча бездә 157 граждан яши. Әлеге срокны уңышлы үтеп, "вид на жительство" статусын алган чит ил гражданнарының саны 96 исәпләнә. Билгеле, болардан тыш кунакка дип яки эшләп алу нияте белән килүче миграцион хисапка куелган гражданнар да бар. Андыйлар 604әү, алар безнең законнар нигезендә 90 көнгә кадәр яши алалар. Россиядә булган һәр чит ил гражданы өчен дә безнең миграция законнарын үтәү мәҗбүри санала.
    - Үтәмәгән очракта?..
    -Аларга Закон нигезендә җавап та бирергә туры килә. Миграция буенча законнар үтәлмәгәндә җаваплылык Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар Кодексы (КоАП) нигезендә билгеләнә.
    -Андый очраклар еш буламы?
    -Еш булмаса да очрый тора. Быел, мәсәлән, 153 гражданны шундый җаваплылыкка тартырга туры килде.
    - Төп Закон бозулар нинди характерда иде?
    - Нигездә КоАПның 18.8 маддәсе, 1 бүлеге- чит ил гражданнарының яки гражданлыгы булмаган затларның Россия Федерациясенә керү яки Россия Федерациясендә яшәү режимын бозу күренеше еш очрый. Шул УК Кодексның 18.10 маддәсе, 2 бүлеге буенча хезмәт миграциясе өлкәсендә закон бозучыларны да җавапка тартырга туры килде. Бу очракта еш кына чит ил гражданнарын законсыз рәвештә эшкә тартучы Россия гражданнарына карата җаваплылыкның да шактый кырыс булуын искәртү кирәктер. Әйтик, узган атнада гына безнең службаның Татарстан идарәсе вәкилләре тикшерүе вакытында "Шәриф" ОООсында законсыз рәвештә 11 чит ил гражданы эшләве ачыкланды. Бу очракта эш бирүчеләргә КоАПның 18.15 маддәсе 1 бүлеге нигезендә зур күләмдә штраф түләргә туры киләчәк.
    - Ә Россия гражданнарына чит ил гражданнарын үз торагына теркәүдә ниндидер чикләүләр бармы?
    - Кеше чит ил гражданинын 90 көнгә кадәр үз торагына терки ала. Әгәр инде ул законсыз, теркәүсез яшәтә икән, аңа әлеге Кодексның 18.9 маддәсе 4 бүлеге буенча җавап тотарга туры килә, ә мигрант үз иленә озатыла. Быел суд карары нигезендә 20 мигрантны суд приставлары шул рәвешле илдән чыгардылар.
    - Нәфис Миннәгыймович, Сезнең служба зур түгел, миграция өлкәсендәге законнарның үтәлешенә контрольне алып бару бер дә җиңел эш түгелдер.
    - Әмма ул безнең вазифабызга керә: чит ил гражданины безнең территориядә ни белән шөгыльләнә, үз-үзен ничек тота, кемнәр белән элемтәдә тора - без боларны күз угында тотарга тиешбез. Безгә килгән кеше Россия законнарына берсүзсез буйсынып, янәшә тыныч яшәү принципларын үтәп, җирле халыкның милли традицияләрен ихтирам итеп яшәргә бурычлы. Службабыз зур булмаса да, без бу эштә полициянең участок уполномоченныйлары, авыл җирлекләре башлыклары һ.б.лар белән элемтәдә торып эшлибез. Бу уңайдан гражданнарга да үтенечебез бар: авылда, тирә-күршегездә пәйда булган чит кешеләргә игътибарлы булыгыз, аларның тәртип яки закон бозуларын күрсәгез, кичекмәстән тиешле органнарга хәбәр итегез. Һәрберебез уяу булганда гына иминлек, тыныч яшәү тәэмин ителә ала.

    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: