ХӘБӘРЛӘР
Безгә музей язы ашыга
Бу атнада Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеенда “Бүләк итү көннәре” акциясе башланып китте.
Быел ул ВЛКСМның алда торган юбилеена багышлана һәм “Комсомол – минем язмышым” темасы буенча үтә. Инде киләсе атнага ук биредә “Музейлар язы-2018” еллык акциясе үтәчәк. Бу көннәрдә музейга килүчеләрне төрле чаралар: тантаналы төстә паспортлар тапшыру, балалар рәсемнәре һәм рәссам Юрий Будяшкинның картиналары күргәзмәләре, “Ленин шимбә өмәсендә” экспозициясе, әдәби-музыкаль салон, “Зирәклек” хатын-кызлар клубы утырышлары һәм башкалар көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев