Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“Безнең ишегалды” программасы быел Нурлатта 16 ишегалдын колачлаячак

​​​​​​​21 ишегалды территориясе белән берләштерелгән күпфатирлы йортларда яшәүчеләр язны төзекләндерелгән ишегаллары белән каршы алалар.

Быел мондый бәхетлеләрнең саны тагын да артачак. Эшләр башланып та киткән инде. Дөрес, шәһәрлеләр: “Кая соң?” – дип сорарга мөмкиннәр. Алар әлегә күренми, төзелеш чоры юллар ачылгач башланачак, бөтен эшләр инертлы материалларны кайтару белән бәйле. Әлегә исә проектлаштыру бара.

 – Уз г а н  е л д а н  б и р л е территорияләрне тикшерү буенча планлы эш дәвам итә, алар кече архитектур формаларны урнаштыру схемаларын төзелеш чорына әзерләү, ягъни ишегалды территорияләрен төзекләндерү өчен кирәк, – диде район башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы Марсель Гәрәев.

Әле күптән түгел генә Нурлатка “Безнең ишегалды” программасы белән җәлеп ителгән проектлаучы Юлия Кабанова килеп киткән иде. Ул район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Морадыймов, “Безнең ишегалды” программасын тормышка ашыручы подрядчы оешма – Нурлат автомобиль юллары идарәсе вәкилләре белән берлектә агымдагы елга билгеләнгән барлык 16 ишегалды территориясен дә карады.

– Үткән ел сабакларын истә тотып, ишегалдын топографик төшерү өчен подрядчы оешма да җәлеп ителде, – диде үзе дә шул чарада катнашкан Марсель Гәрәев.

То п о г р а ф и к  т ө ш е рү  ю л чатларының , шулай ук , су басуларны булдыр - мас өчен, подъездларның өслек биеклекләрен исәпкә алып дөрес проектлаштыру өчен кирәк. Хәзерге вакытта 7 ишегалды территориясен төзекләндерү схемалары төзелгән һәм әлеге мәгълүмат проектлаучыларга тапшырылган. Әмма, алдан ук билгеләнгәнчә, ишегалларын төзекләндерү күпфатирлы йортлар халкының теләген исәпкә алып тормышка ашырыла. Шуңа күрә, Марсель Мансурович әйтүенчә, халык катнашында җыелышлар уздырганнар, аларга кече архитектур формаларның урнашу урыннары, ихтыяҗ булганда юлларны яңарту, тротуарлар төзү буенча аңлатма биргәннәр.

Әлбәттә, күпфатирлы йортта бердәм карарга килү авыр, бу халыкның төрле яшьтә булулары белән дә аңлатыла. Берәүләр ишегалдына тулысынча асфальт җәяргә тели, бу аңлашыла да – машиналар куярга урын кирәк, икенчеләр эскәмияләр кую яклы, өченчеләр бөтенләй башка фикердә.

– Халык теләге һәрвакыт истә тотыла, әмма, иң беренче чиратта, барысы да шәһәр төзелеше советы аша үтә, анда безнең белән бергә, Казан проектлаучылары да катнаша, – диде Марсель Гәрәев. – Без яшьләрнең дә, өлкәннәрнең дә, үсеп килүче буынның да теләкләрен исәпкә алырга тиешбез. Тротуарлар булу җәяүлеләрнең имин йөрүен тәэмин итә, балалар өчен уен мәйданчыклары шулай ук кирәк, утлар ясау, юлларга асфальт түшәү төп критерий булып кала, парковкаларның булуы да исәпкә алына.

 Сәлимҗанов урамының 19 һәм 23нче йортлары ишегалдында эшләр быелга планлаштырылган. Архитектор сүзләренә караганда, алар катлаулы.

 – Биредә җир астыннан югары вольтлы бик күп коммуникацияләр үтә, – дип билгеләп үтте Марсель Гәрәев. Шулай ук Төньяк-Көнчыгыш һәм башка микрорайоннарда да кайбер ишегалларын төзекләндерү ниятләнә.

Ничек кенә булмасын, күп нәрсә яшәүчеләрнең активлыгыннан да тора. Чөнки, билгеле булганча, төзекләндерү эшләре иң беренче чиратта әзерлекле ишегалларында – яшәүчеләр үз ирекләре белән төзеп куйган корылмаларны, законсыз объектларны сүткән урыннарда башланачак. Архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы сүзләренә караганда, программа ишегалдына килсә, анда хуҗалык корылмалары булырга тиеш түгел, чөнки ул подрядчылар эшен катлауландыра. Димәк, күп нәрсә күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең үзләреннән, аларның хәлгә аңлы карашыннан тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев