Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Бүген Нурлат мәктәпләрендә Пионерия көнен билгеләп үттеләр

19 майда шәһәр һәм коррекцияләүче интернат-мәктәпләрнең 6-7 сыйныф укучылары Пионерия көнен билгеләп үттеләр. Шәһәр паркына җыелган укучылар җыенны гимннан башладылар. Бар да матур әлеге чорны хәтерләтте: ал галстук, пилотка, значок.

- Советлар Союзы чорында әлеге бәйрәм бик тә дулкынландыргыч, мәгънәле бәйрәм иде, - ди шәһәрнең 1нче мәктәбе укытучысы Наилә Хәйбуллина. - Пионерия көне уку елы азагына туры килгәнгә күрә, бу көнне иң яхшы пионер отрядлары билгеләп үтелә, ачык тавыш бирү юлы белән пионерга алалар, һәр пионер линейкасында тантаналы вәгъдә сүзләре әйтә идек - кыскасы, бу чараны һәркем көтеп ала иде. Чөнки бергә җыелып учаклар ягып табигатькә чыга идек. Гитарага кушылып җырлый идек. Хәзерге буын балаларына ул чорны сөйләп аңлатабыз. Балалар бик кызыксынып тыңлыйлар. Һәм үзләре дә әлеге оешмага бүген керергә әзерләр. Ул оешма һәркемне бер калыпка салып, тәртиптә тота иде бит. Бүген без янә әлеге чорга кайткандай булдык. Укучылар белән бергә рәхәтләнеп гимнны кабатладык.
Чарага җыелган мәктәп укучылары Пионерия чорында булып, бәйрәмне үз мәктәпләрендә төрле концерт программасы белән билгеләп үттеләр. Нурлатлыларга флейерлар таратылды, видео интервьюлар алынды. Чараны оештырган балалар иҗаты үзәге һәм мәктәп коллективлары алдагы елларда әлеге бәйрәмне традициягә кертергә җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат