Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Бүген Нурлатта геройлар искә алынды

Районда Ватан геройлары көне билгеләп үтелде. Нурлат илебезгә 4 Советлар Союзы герое, 2 тулы Дан Ордены кавалерын һәм 5 Социалистик Хезмәт Героен биргән төбәк.

Иртәнге якта район җитәкчелеге һәм җәмәгатьчелек, ветераннар Советы җәмгыяте Хәтер һәм Дан аллеясындагы сугышта һәлак булганнар истлегенә һәйкәленә чәчәкләр салдылар, аннан сугыш корбаннары бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Районыбызының хәрби комиссары Заһир Абдуллин әлеге датаның тарихына һәм мөһимлегенә басаым ясап, районыбызның легендар шәхесләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
- Алар - безгә буынга тынычлык алып килгән буын, алай гына да түгел, күбесе Нурлат районы үсеше өчен үзләреннән бик зур өлеш тә керткәннәр. Алга таба да яшьләр легендар шәхесләребезне онытмасыннар иде.
Ә менә сугыш чоры баласы Зәки Яруллинга әлеге геройлар белән якыннан аралашып эшләргә насыйп булган икән.
- Социалистик Хезмәт Геройлары Шәриф Сәгыйров, Зәки Тимерҗанов, Габбас Гыйматдиновны безнең районда белмәгән һәм хәтерләмәгән кеше юктыр, - ди Зәки Яруллович. - Алар кебек тәртипле, зирәк һәм белемле шәхесләрне беркайчан да онытасым юк. Райондашларыбызны бәйрәм, туган көннәрендә онытмыйбыз, каберләрен зиярәт кылабыз.
Ватан геройларына багышланган чаралар районыбызда узган атнада ук башланып киткән иде. Чаралар Каравыл Тавы, Иске Чаллы һәм Тимерлек авылларында узды. Советлар Союзы геройлары Анатолий Кузнецов, Николай Синдряков һәм Николай Козлов һәйкәлләренә веноклар салынды, мәктәп укучылары белән узган митингларда хәтер яңартылды.
Иске Чаллы урта мәктәбе укучылары мондый тарихи даталарны һәрвакыт билгеләп үтә икән. Мәктәп җитәкчелеге әйтүенчә, авыл, район һәм Россия тарихын һәр укучы белергә тиеш.
- 3 декабрьдә Билгесез солдат көнен билгеләп узсак, бүген геройларыбызны искә алабыз, - ди мәктәп директоры Владимир Белогубов. - Безнең буынга тыныч тормыш биргән якташ геройларыбыз яу кырында ятып калганнар, без аларны онытырга тиеш түгел. Шөкер, хәзер илебездә эзләнү отрялары эшли. 70 елдан соң да солдатларыбыз табыла тора.
Иске Чаллы - сугышка барлыгы 500ләп солдат биргән авыл. Шуларның 300гә якыны яу кырында ятып калган.
- Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәр алдыннан якташларыбызның исемнәрен янә барлыйбыз, - ди авыл җирлеге башлыгы Юрий Иванов. - Моннан ике ел элек кенә Урта Чаллы авылындагы фронтовикны эзләнүләр вакытында таптылар. Моннан тыш без Советлар Союзы герое Николай Синдряков белән горурланабыз. Заманында пионер отряды, колхозыбыз аның исемен йөртте. Шөкер, яшь буынга үрнәк булырлык шәхесләребез җитәрлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат