Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Бүген Россия Пенсия фонды үзенең туган көнен билгеләп уза

Пенсия фонды 22 ел элек мөстәкыйль дәүләт социаль институты статусы алды.

Системаның яшәү дәверендә Нурлат шәһәре һәм районы идарәсе тарихында да күп вакыйгалар чагылыш тапты. Фәридә Небайкина - әлеге катлаулы юлның башында торучыларның берсе.
Бүген ул - идарә начальнигы урынбасары, кайчандыр инспектор, аннан өлкән инспектор булып эшләгән... Һәм нинди генә вазифада хезмәт куярга туры килсә дә, аның, белгеч буларак, төп бурычы - пенсионерлар һәм киләчәктә пенсионерлыкка чыгучылар хакына хезмәт итү. "Бүген Россия Пенсия фонды - илдә социаль хезмәтләр күрсәтүче эре федераль система, ул кешене туганнан алып соңгы көненә кадәр озата бара, - ди Фәридә Әскәровна һәм һәркайсыбыз пенсиясе турында алдан кайгыртырга тиеш дип билгеләп үтә. - Хәзер безгә консультация алырга дип яшьләр торган саен ешрак мөрәҗәгать итә - күпләрнең киләчәкләрен алдан кайгырта башлаулары сөенечле хәл", - ди ул.
Хәер, Фәридә Небайкина һәм аның коллегалары пенсияләр билгеләү белән генә шөгыльләнми анысы. Пенсия фонды төрле юнәлешләрдәге дәүләт программаларын гамәлгә ашыра, шуңа да югары квалификацияле, үз эшеңнең чын профессионалы булу мөһим. Һәм бүгенге язмабыз героинясы белән эш итәргә туры килгәннәрнең барысы да аның бу хезмәтне бик әйбәт башкарганлыгы белән килешерләрдер. Аның хезмәт стажы кырык елга якын инде, бүген ул пенсиядә, әмма әле дә сафта, хезмәтен һәм "пенсия" сүзенең һәрчак яхшы, матур, бәхетле тормыш белән тәңгәлләшеп килүе өчен бар көчен куюын дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пенсия фонды Нурлат шәһәре