Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Бүген ЮХИДИ хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

-Бәйрәмне матур күрсәткечләр белән каршы алабыз, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рафаэль Шаһиев. - Исерекләр белән юл һәлакәтләрен киметү өчен көрәшәбез. Агымдагы елның 6 ае эчендә район юлларында барлыгы 15 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Анда 23 кеше зыян күрде, 3 кеше үлде. Атнаның чәршәмбе һәм җомга көннәре һәлакәтләргә аерата "бай". Ай...

-Бәйрәмне матур күрсәткечләр белән каршы алабыз, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рафаэль Шаһиев. - Исерекләр белән юл һәлакәтләрен киметү өчен көрәшәбез. Агымдагы елның 6 ае эчендә район юлларында барлыгы 15 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Анда 23 кеше зыян күрде, 3 кеше үлде. Атнаның чәршәмбе һәм җомга көннәре һәлакәтләргә аерата "бай". Ай саен личный состав һәм ветераннарыбыз белән юллардагы авариялелек торышына анализ ясыйбыз. Юл һаләкәтләрен китереп чыгаручы төп факторларны ачыклыйбыз. Мәсәлән, соңгы чорда теркәлгән һәлакәтләрнең төп сәбәпләре - тизлекне арттыру, җәяүлегә юл бирмәү, каршы як полосага чыгу. Шул чор эчендә кагыйдә бозучыларга карата 450 беркетмә төзелде. 269 административ материал судка юлланды. Атна саен участок уполномоченныйлары белән рейдлар үткәрәбез. Безнең бүлек хезмәткәрләре 12 җинаятьне ачарга булышты. Араларында документлар урлау, сугышу һәм үтерү белән янаулар кебекләр бар. Моннан тыш, наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешен ачыклау эшендә актив катнашабыз. Транспорт чараларын тикшерү вакытында 1 машина йөртүченең наркотиклык исереклеге хәлендә булуы ачыкланды.
Ел башыннан теркәү бүлеге 1623 транспорт чарасын теркәгән. 1125 берәмлек техника исәптән төшерелгән. Барлыгы 827 теркәү номеры бирелгән. Юллардагы балалар иминлеге ЮХИДИ хезмәткәрләрен аеруча борчый.
- Балалар, ата-аналар арасында әңгәмәләр үткәреп торабыз, - ди начальник. - Әмма шулай да кагыйдә бозучылар җитәрлек. Район юлларында 16 яшькәчә балалар катнашында 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. 90 җәяүле, 25 велосепидчы, 1 мотоциклчының юл кагыйдәләрен бозуы ачыкланды. Проблемалар җитәрлек. Без аларны юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссияләрендә күтәрәбез. Бу - шәһәрнең 9нчы мәктәбе, гимназия, Карл Маркс урамнарында парковкалау урыннары, тротуарлар булмау. Моннан тыш, без бит әле булачак машина йөртүчеләрдән имтиханнар алу эшен дә алып барабыз. Имтихан бүлеге быелгы яртыеллыкта барлыгы 824 "права" бирде, шуларның 504 - алмаштырудан соң. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә барлыгы 1665 имтихан үткәрелде. Кагыйдәләр буенча имтиханнарны беренче тапкыр бирүдәге нәтиҗәлелек 56 процент тәшкил итә.
Личный состав остазларын, тармак ветераннарын да онытмый. Якын көннәрдә алар һөнәри бәйрәм уңаеннан бергә түгәрәк өстәл артына җыелырга да планлаштыра.
Ә без, җәяүлеләр, машина йөртүчеләр исә бәйрәм уңаеннан ЮХИДИ хезмәткәрләренә юл кагыйдәләрен бозмыйча бүләк ясый алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат