Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Бүген Жанна Фрискены соңгы юлга озаттылар

Танылган җырчы белән хушлашу бүген, 17 июньдә, Мәскәүнең Крокус-Сити Холл залында уза. Әлеге уңайдан нурлатлылар да кайгыра.

Жанна Фриске 15 июнь кичендә вафат булды. Аңа әле 40 яшь кенә иде. Соңгы ике еллап вакыт эчендә ул мәкерле чир белән көрәште - Америка, Германия кебек илләрнең танылган клиникаларында дәвалану сеанслары узып карады... Кызганыч, яман чиргә каршы торырга аның көче җитмәде. 2008 елдан алып Нурлат җирендә якташыбыз Александр Мануйлов инициативасы белән уздырылган Россия эстрадасы йолдызлары традицион концертларының бишенче тапкыр узган юбилей елында (2012) Украина артистлары Владимир Моисеенко һәм Владимир Данилец, абыйлы - энеле эстрада - пародия дуэты Александр һәм Валерий Пономаренко, җырчы, композитор Денис Майданов белән бергә Россия йолдызлары - Григорий Лепс, Җанна Фриске да килгән иде. 24 июньдә мини - Юрмала формасында узган концертны нурлатлылар гына түгел, тирә - күрше район, өлкә кешеләре дә тамаша кылган иде.
Ул вакытта чыгыш ясаган артистлар якташыбыз - Александр Мануйловның чакыруы буенча килгән иделәр. Ул вакыттагы интервьюлары вакытында Нурлат тамашачыларының аеруча актив булуын хәбәр иткән иделәр.
- Һәр җыр саен, тамашачыларның хис-тойгыларын күреп, күтәренке кәеф, энергия алабыз, - дигән иделәр Россия йолдызлары. Артистларның чын күңелдән җырлауларын тамашачылар көчле алкышларга һәм чәчәк бәйләмнәренә күмгән иде бу көнне.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Жанна Фриске

2
X