Бүгеннән район мәчетләрендә гаммәви намаз уку туктатыла
Нурлат районы мөхтәсибәтеннән хәбәр итүләренчә, бүгеннән башлап бөтен мәчетләрдә җомга намазлары уку туктатыла.
Биш вакыт намазны бары мәчет хезмәткәрләре генә укыячак, азан әйтеләчәк, башка кешеләр мәчетләргә кертелмәячәк.
Әлеге чаралар республикада игълан ителгән санитар-эпидемиологик режим кысаларында карантин тәмамланганчы – 15 апрельгә кадәр гамәлдә булачак.
Моннан тыш, мөхтәсибәттә мәҗлесләрне, никах һәм исем кушу чараларын күп кеше катнашында оештыру гадәтен туктатып торырга, җеназа намазларын ачык һавада мөмкин кадәр азрак кеше катнашында үткәрергә киңәш итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев