Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Бәхет өчен сәбәп кирәкми

Урта Камышлыдан Людмила Николаева өчен киләсе ел аерата истәлекле - бердән, юбилее, аннан, йолдызнамә буенча да Кәҗә елында туган, өстәвенә үзенең хуҗалыгында да ике кәҗә асрый әле.

2015 елның иң төп символлары икесе да Катя кушаматыл, алар Николаевлар хуҗалыгында очраклы гына барлыкка килмәгәннәр. Гомерләре буе мәктәптә эшләгән, бүген шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм оныклар тәрбияләүче пенсионер-педагоглар өчен кәҗәләр бик тә кулай булган.
- Кәҗәләребезнең холыклары әйбәт, кирәкмгән җиргә кысылмыйлар, сөтләре дә бик тәмле, - ди Людмила Вениаминовна.
Киләсе елның хуҗалары буларак, ике кәҗәне дә нинди дә булса тәм-том белән сыйлаячакбыз, диләр. Ә астрологлар Кәҗә елы иң тыныч, юмарт, имин, игелектә, яхшылыкта яшәргә теләүчеләр өчен бер дигән чор булачак, дип вәгъдә итәләр. Николаевларга да кәҗәләре бәхет алып килер дип уйлыйбыз, хәер, бәхет өчен сәбәп кирәк тә түгел анысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат