Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Биккол авылында Тукай көннәре үтә

    Шимбә көнне Биккол авыл мәдәният йорты һәм китапханәсе оештырган "Без - Тукай оныклары" дип аталган чарага башлангыч мәктәп укучылары белән бергә авылның мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлары да килгән иде.

    Алар чарага Габдулла Тукайның шигырьләрен өйрәнеп, аның әсәрләренә рәсемнәр ясап килгәннәр. Китапханәдә шагыйрьнең китаплары, бай күргәзмә белән таныштылар, җырларын җырладылар, гомер юлы турында күп яңа нәрсә белделәр. Ә азактан Тукай әсәрләре буенча төшерелгән кызыклы мультфильмнар карадылар. Авыл балалары өчен Тукай иҗатына экскурсия моның белән генә тәмамланмый, алар атна дәвамында китапханәгә йөреп, мультфильмнар карауларын дәвам итәчәкләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: