Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Биккол авылында юл төзелеше бара

Бу көннәрдә Биккол авылы урамнарында трактор тавышы тынып тормый. Биредә үзәк урамнарда НУАДлылар юл салу белән мәшгуль.

1, 5 километр озынлыгындагы юл авыл урамнары буйлап аркылы узачак һәм Үзәк урам буйлап мәчеткә тоташачак. Авыл юлын төзү торак пунктларның урам-юл челтәрләрен норматив хәлгә китерү республика программасы буенча алып барыла. Районда быел әлеге программа буенча Илюткино, Мамык, Чишмә һәм Кәкре Атау авылларында да яңа юллар барлыкка киләчәк.
Юлчылардан күреп, бикколлылар авылның Ленин урамының бер өлешендә дә үз көчләре белән юлларны ремонтлый башлаганнар. Ремонтка төзелеш калдыкларын кулланалар, бу эштә Ленар Закиров, Рамил Әхмәтшин, Илдар Шәйдуллин, Вахит Вилданов һәм авылның башка егетләре башлап йөриләр икән. Эшләр авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчелегендә оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Юллар