Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Биккол авылы мәдәният йортында тормыш кайный

Яңа елның беренче көннәреннән Биккол мәдәният йортында аеруча зур җанлылык хөкем сөрә – хәзер биредә авылда яшәүче ир-егетләр көн саен бильярд уйнарга йөри.

Элегрәк әле иске клубта бильярд уйнап осталык чарлаган урта яшьтәге ир-егетләр дә, моңа кадәр уен таягын тотып та карамаган үсмерләр дә бик теләп килә бирегә. Кышкы озын кичләрдә вакытны аралашып һәм файдалы итеп үткәрергә мөмкин бит. Ә бикколлыларга мондый мөмкинлекне читтә яшәүче авылдашлары бүләк иткән.

- Мәдәният йортыбызда хатын-кызлар өчен кызыксынулар клублары булса да, ир-егетләр, аеруча урта яшьтәгеләр читтәрәк кала бирде. Араларында бильярд булсын иде дип теләкләрен җиткерүчеләр дә булды. Әммма бильярд өстәле шактый кыйммәт һәм без ярдәм сорап читтә яшәүче авылдашларыбызга мөрәҗәгать итеп карарга булдык. Ә алар безнең тәкъдимне хуплап, акчалата ярдәм күрсәттеләр, – дип шатлыгын уртаклашты мәдәният йорты директоры Зөлфия Закирова.

Шулай итеп, Илдус һәм Гөлнара Әһлиуллиннар, Ринат һәм Гүзәл Шәрәфетдиновлар, Әхәт һәм Суфия Вилдановлар, Розалия Туктарова (Ильясова), Рамил Саримов, Җәүдәт һәм Илһамия Фәхретдиновлар һәм авыл җирлеге башкарма комитетының финанс ярдәме белән кыска вакыт эчендә бильярд сатып

алалар. Аны авыл яшьләре белән берлектә мәдәният учагының икенче катындагы уен бүлмәсенә алып кайтып урнаштыралар.

Ә мәдәният йортына авыл халкы төрле концертлар, чараларга гына түгел, түгәрәкләргә, спортзалга, дин дәресләренә дә йөри. Тиздән бильярд уйнаучылар арасында турнир үткәрергә дигән ниятләре дә бар. Активлар гына күбрәк кенә булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев