Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Биккол авылында җырчы Разия Гайнуллина иҗатына багышланган искә алу кичәсе узды

​​​​​​​Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, вокал буенча педагог, җырчы Разия Мәрдегалимовнага 2 февральдә 75 яшь тулган булыр иде.

Үзенең моңлы тавышы белән күп кенә тамашачыларның күңелен яулаган, озак еллар дәвамында Үзбәкстанда, соңрак Татарстанда хезмәт куйган, күпләгән талантлы җырчылар тәрбияләгән Разия Гайнуллина тумышы белән районыбызның Биккол авылыннан иде.  Ул гомере буена авылдашлары белән элемтәләрен өзмәде, 2016 елда вафатыннан соң да аны туган авылына алып кайтып җирләделәр. Җырчының иң кадерле әйберләре – сәхнә костюмнары, төрле елларда алынган бүләкләре, җыр язмалары, җырчы турында басылган мәкаләләр басылган газеталар бүген авыл Мәдәният йортында урнашкан Туган якны өйрәнү музеннда кадерләп саклана.

Тууына 75 ел тулу уңаеннан исә авылның мәдәният хезмәткәрләре Разия Гайнуллина истәлегенә искә алу чарасы үткәрделәр. Кичәдә ул яратып башкара торган җырлар яңгыраган, тормыш һәм  кызыклы иҗат юлы яктыртылган.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев