Биккол егетләре спортта сынатмый
Биккол мәдәният йортында 23 февраль - Ватанны саклаучылар көнен авыл егетләре, ир-егетләре һәм үсмерләре арасында волейбол ярышлары белән бигеләп үттеләр.
Уеннар бар яшь категориясен дә үз эченә алганга, чараны тамаша кылырга да халык күпләп җыелды. Ә ярышларда үсмерләр командасы - беренче, ир-егетләр - икенче, буйдак егетләр - өченче урыннарны алды. Җиңүчеләргә авыл җирлеге башкарма комитеты әзерләгән медальләр һәм туп тапшырылды. Ә азактан ир-егетләрне авыл хатын-кызлары әзерләгән өстәлләр артына чакырдылар. Бәйрәм күңелле дискотека белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев