Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Биккол һәм Түбән Нурлат җирләрен “Агроинвест” компаниясе эшкәртәчәк

4 декабрь көнне Түбән Нурлат микрорайонында һәм Биккол авылында җир пайчыларының җыелышлары булып үтте.

Көннең төп мәсьәләләреннән берсе әлеге торак пунктлар территориясендәге моңа кадәр "Тулпа-Агро" җәмгыяте карамагында булган пай җирләрен яңа инвестор - "Агроинвест" идарәче компаниясенә арендага бирү турында иде. Җыелышның икесендә дә район башлыгы Равил Кузюров катнашты. Ул бүгенге көндә район авылы хуҗалыгы тармагында шикәр заводы эшчәнлеген активлаштыру, аны рентабельле итүгә зур игътибар бирелүен сөйләде. Һәм "Агроинвест" компаниясе составында булган "Южная" белән "Сөләйманов Ә.И." хуҗалыкларында шикәр чөгендеренә тагы да күбрәк мәйданнар биреләчәген билгеләп үтте. Аның сүзләрен җыелышларда катнашкан "Агроинвест" идарәче компаниясе җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов та хуплады. "Без сезнең рөхсәт белән пай җирләрегезне 49 елга арендага алачакбыз. Әмма бу сез әлеге пайларыгызны югалтасыз дигән сүз түгел. Аренда килешүе нигезендә үзебезгә йөкләнгән барлык бурычларны да тулысынча һәм вакытында үтәячәкбез", - дип мөрәҗәгать итте ул катнашучыларга. Ике авылның да пайчылары алдында "Тулпар-Агро"ның идарәчесе Йосыф Әхмәтсафин да хисап тотты. Соңыннан җитәкчеләргә сораулар да күп яңгырады. Аларның шактыена район башлыгы Равил Кузюров үзе җавап бирде, шулай ук берничә мәсьәләне шәхси тәртиптә хәл итәргә кирәк булачагын да әйтте. Моннан тыш, Равил Кузюров күрсәтмәсе буенча Түбән Нурлаттагы пай җирләренә тулы ревизия дә ясалачак.
Шул рәвешле, Түбән Нурлат бистәсендәге - 285 һәм Биккол авылындагы - 253 кеше бертавыштан үзләренең пай җирләрен "Агроинвест" иҗарәче компаниясенә арендага тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат