13.45 сәгать. Биккол сайлау участогында тынлык. Бактың исә, биредә процесс төгәллләнү ягына бара икән инде.
-Бездә сәгать 9га исемлектәге 322 сайлаучының 105е тавыш бирергә өлгергән иде инде,-ди участок сайлау комиссиясе рәисе Гүзәлия Вилданова.-14.00 сәгатькә халыкның 86 проценты үз сайлавын ясады. Сәгать икедән соң күчмә урна белән чыгып китәчәкбез, бездә үз аяклары белән килә алмаучылар 8әү исәпләнә.
Зур булмаган авылның чәчәкләргә күмелеп утырган мәдәният йортында урнашкан сайлау участогы бу көнне чын бәйрәм халәтен алган. Тәүге сайлау кәгазен урналарга салганчы, сайлауны изге эшкә санап, авыл мулласы Шакирҗан хәзрәт Сөләйманов үз фатихасын биргән. Беренче тапкыр сайлаучы 5 яшь кешегә истәлек бүләкләре дә тапшырылган, сайлаучылар өчен коймагы-кайнар чәе дә булдырылган, мәдәният йортында балалар өчен спорт ярышы да оештырылган.
-Эх, күңелле чагына өлгерә алмадым шул, көтелмәгән эш килеп чыкты,-диде яңа килеп кергән Нәкыя Хуҗахмәтова бераз үкенеч белдергәндәй.- Һәр мөһим эшне иртә башкару хәерле, ә мин сайлауларны бик мөһимгә саныйм. Карагыз, авылыбызда күпме үзгәреш бара соңгы вакытта-шатлык бит бу! Тормышыбыз тагы да яхшырсын өчен тавыш бирдем, бигрәк рәхәт яшибез бит.
Нет комментариев