Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Бикүле авыл җирлегендә өмәләр дәвам итә

Дүшәмбе иртәннән Бикүле авыл җирлеге башкарма комитеты, мәдәният йорты һәм почта бүлекчәсе хезмәткәрләре авыл тирәсендәге юл буйларын чүп-чардан арындыру белән мәшгуль булдылар.

Үзләре әйтүенчә, авыл тирәсендә 7 км.лап ара - алар карамагында, юл буйларына быел икенче тапкыр чыгулары икән инде. Җирлектә авыллар территориясен тәртипкә китерү буенча да өмәләр оештырып торалар. Узган шимбәдә, мәсәлән, авыл җирлегендә урнашкан һәр оешма-учреждение үз территорияләрен тәртипкә китергән, шул ук вакытта ике көн дәвамында авыл халкы зиратта да зур эшләр башкарган. Ә юл тирәләрен чүп-чардан арындырып бетергәч, баганаларны агарту эшләренә керешәчәкләр. Бу көннәрдә исә Бикүле авыл җирлегендә генә түгел, районның башка торак пунктларында да юл буйларын чистарту буенча өмәләр оештырыла. Кызганычка каршы, кыш буена кар астында яткан юл кырыйларының язын кәгазь, пластик шешә һәм башка чүп калдыклары белән чуарланып калуы һич тә ямьле күренеш түгел. Шуңа да җирлекләрдә мондый өмәләргә бик теләп кушылалар, чөнки авыл турында беренче фикер аның керү юлыннан ук туа бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бикуле