Бикүле халык театры исемен раслады
Бикүле халык театры Әлмәттә узган "Идел-йорт" халык театрларының XV төбәкара конкурс-фестивалендә чыгыш ясап кайтты.
Фестивальдә нурлатлылар әлмәтлеләргә Наил Гаетбайның "Әстәгъфирулла" спектаклен тәкъдим иттеләр. Жюри үзешчән артистлар - Тәнзилә Әһлетдинова, Минсабир Мостафин, Илшат Гайсин, Кадрия Әндәрҗанова, Нәфисә Хәсәнованың уңай бәяләп һәм театрның халык исемен раслап, диплом белән бүләкләгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев